Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия самбо көненә багышланган «Татарстан Республикасы самбо федерациясе Кубогы» ярышларында катнаштылар. Чара Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә оештырылды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан барлыгы 170 спортчы көч сынашты.

«Заман» яшьләр үзәген дүрт катнашучы тәкъдим итте, алар ике 1 һәм бер 3 нче урыннарны яуладылар. 54 кг авырлык категориясендә Әсхәд Вәлиев һәм 71 кг авырлык категориясендә Роберт Мөхәммәдиев беренче урынга лаек булдылар. Данил Бабаев 50 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды.

Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 16:22