Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда «Беренче курс студенты көне» Шәһәр студентлар иҗаты фестиваленә әзерлек башланды. Анда Чаллының югары һәм урта һөнәри уку йортларына  быел укырга кергән яшьләр катнаша ала. Фестиваль талантлы студент яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Беренче курс студенты көне" соңгы 11 ел дәвамында үткәрелә һәм беренче курсларны студентлар сафына багышлау традициясенә әверелде. Быел чара онлайн-форматта узачак.

«Музыка», «Хореография», «Театр», «Оригиналь жанр», «Журналистика/Блогинг» юнәлешләре буенча сайлап алу турларында катнашучыларның видео чыгышлары 18 ноябрьгә кадәр «Нур» яшьләр үзәгенең электрон адресына mcnur@mail.ru кабул ителә. «Журналистика/Блогинг» юнәлеше буенча эшләрне 22 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк.

Жюри әгъзаларының эше 23 һәм 24 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә ябык режимда үтәчәк. Фестиваль җиңүчеләре 30 ноябрьдә оештырылачак гала-концертта катнашачаклар.

Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 13:24