Буада сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында ТР
Волейбол федерациясе президенты Кубогының VII финал уеннары узды. Сәнәгать предприятиеләре арасында финал кубогы өчен «Татнефть» ГАҖ,
«ТАТЭНЕРГО» АҖ (Яр Чаллы ТЭЦы), «Татхимфармпрепараты» АҖ һәм «ТУЛПАР» ҖЧҖ
волейбол командалары көч сынашты.
Предприятиеләр арасында чемпион булып «Татхимфармпрепараты» АҖ
коллективы танылды, икенче урында - «ТАТЭНЕРГО» АҖ (Яр Чаллы ТЭЦы), өченчедә
- «ТАТНЕФТЬ» ГАҖ командалары. ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогы җиңүчеләренә һәм призерларына волейбол инвентаре алу өчен сертификатлар тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 08:23