Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пандемия чорында Яр Чаллының сугыш ветераннары өчен госпиталендә 1000гә якын пациент терелеп чыкты. Бу хакта сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резедә Мәүҗүтова хәбәр итте.

Әйтергә кирәк, "ковидлы" статусында госпиталь ярты ел эшли. Хәзерге вакытта хастаханәдә коронавирус инфекциясе расланган шәһәр һәм якын-тирә районнардан пациентларны дәвалау өчен 100 койка урнаштырылган. Шулай ук госпитальдә коронавирус инфекциясе булган пациентларга кирәкле 10 ИВЛ аппараты бар. Моннан тыш, госпиталь 100 берәмлек кислород нокталары белән җиһазландырылган.

"Җиңел хәлдәге пациентлар безгә килми, алар өйләрендә амбулатор дәвалана. Безгә авыр хәлдәге пациентлар килә. Бик күп авырулар реанимация аша узды. Аннары гадәти палатага күчтеләр. Алар безгә гомерләрен саклап калуыбыз өчен рәхмәт белдерә. Пациентларның барысын да истә тотабыз. Күпләр хәтта дәвалаучы табиблар, шәфкать туташлары белән дә шалтыратышып торалар", - дип сөйләде Резедә Мәүҗүтова. "Кызыл зонада" госпиталь медиклары сигез сәгать эшләвен билгеләп үтте ул.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 946 очрагы теркәлгән.

Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2020, 15:34