Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Башкарма комитет Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча инспекциясе белән берлектә, 2019 ел өчен барлык милек салымнарын түләү кирәклеген искәртү өчен, шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча торак йортлар, фатир, җир участоклары, транспорт чаралары милекчеләре бюджет алдында үз бурычларын үтәргә тиеш.

"Предприятие җитәкчеләренә салым түләүне соңгы көнгә калдырмыйча, милек салымнарын вакытында түләү кирәклеге турында искәртеп, сезнең кул астында эшләүче коллективларга аңлату эшләре алып баруыгызны сорап мөрәҗәгать итәсе килә. Чөнки алар муниципаль бюджетның керем өлешен формалаштыра һәм чыгым йөкләмәләрен үтәүне гарантияли", – дип билгеләп үтте Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина.

Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Диана Сәгыйтдинова 2020 елда милек салымнарын түләү үзенчәлекләре турында сөйләде, 2018 ел өчен түләүләр буенча барлыкка килгән бурычларны түләп бетерү кирәклеген билгеләп үтте һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова предприятие һәм оешма җитәкчеләренә товарлар белән тәэмин итү (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) килешүләрендә (контрактларда) сатып алу эшчәнлеген тормышка ашырганда, законнар нигезендә түләнергә тиешле салым, җыемнар, иминият взнослары түләү буенча бурыч башкаручыларның бурычлары булмау шартларын кертергә тәкъдим итте.

Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 17:14