Мы в социальных сетях

2021 елның 1 гыйнварыннан керемгә бердәм салым рәвешендә салым түләү системасы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте. Ул аңлатканча, салым түләүчеләргә ЕНВД исәбеннән төшерү өчен гариза бирергә кирәкми, бу автомат рәвештә башкарылачак. Салым түләүче башка махсус режим төрләрен сайларга хокуклы. Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) яки гомуми салым салу системасын сайлый алалар. Моннан тыш, шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына (ПСН) яки һөнәри керемгә (НПД) салым түләүгә күчәргә хокуклы.

"Федераль салым хезмәте тарафыннан мәгълүмати сервис булдырылды, анда салым түләүче үз параметрларын бирә ала һәм система салым салу системасының иң оптималь вариантын үзе билгели", - диде Диана Сәгетдинова.

Ул билгеләп үткәнчә, УСН сайлаганда шәхси эшмәкәрләр ЕНВД каршындагы салымнардан, оешмалар өстәмә кыйммәткә салым (НДС), мөлкәткә салым һәм табышка салым түләүдән азат ителә. Шәхси эшмәкәрләр – НДС, милеккә салым һәм физик затлар кеременә салымнан (НДФЛ).

«Әгәр салым түләүчеләр ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайламасалар, алар автомат рәвештә Салым салуның гомуми системасына күчереләчәк», - дип кисәтте салым инспекциясе башлыгы. Шәхси эшмәкәрләр, УСНнан тыш, ЕНВДга максималь дәрәҗәдә охшаган салым салуның патент системасын (ПСН) куллана алалар. Патент алу өчен яшәү урыны буенча инспекциягә гаризаны 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, ягъни 2020 елның 17 декабренә кадәр тапшырырга кирәк. Гаризаны шәхсән, почта яки салым сайтында шәхси кабинет аша калдырырга мөмкин.

Спикер хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Яр Чаллыда ЕДНВда 542 оешма, шулай ук 7258 шәхси эшмәкәр бар. "Әлегә гадиләштерелгән системага нибары 1833 салым түләүче күчте", - дип белдерде салым инспекциясе башлыгы.

 Ул үзмәшгульләр өчен салымны отышлы режим сыйфатында билгеләп үтте. "Анда билгеле бер шартлар бар, алар үтәлергә тиеш. Хезмәткәрләрне җәлеп итәргә ярамый һәм керем елына 2,4 млн сумнан артмаска тиеш. Салым ставкасы монда физик затлар өчен 4% һәм юридик затлар өчен 6%", - дип билгеләп үтте ул.

Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 11:26