Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәр икътисадын үстерү юнәлешләре буенча РФ ВЭБ белән эшли башлаячак. Бу хакта РФ ВЭБ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева РФ ВЭБ төркеме экспертлары белән эре Моношәһәрләр башлыкларының беренче онлайн-семинары барышында хәбәр итте. Киңәшмәдә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Әйтергә кирәк, программага 18 моношәһәр кергән. РФ ВЭБ командасы белән бергә алар шәһәр икътисадын үстерүнең 14 юнәлеше буенча эшләячәк: ТКХ, экология, мәгариф, туризм һәм рекреация, шәһәр мохите, ИТ-инфраструктура, транспорт һәм МСП үсеше һәм башкалар.

«Тәкъдим ителгән барлык программалар, һичшиксез, безгә кызыклы. Әйтик, без экологиягә ярдәм итүгә юнәлтелгән федераль проектларның берсендә катнашабыз һәм аның ярдәмендә яңгыр сулары канализацияләре төзибез. Әмма бу гына җитми, тагын да төзергә кирәк. Безнең өчен икенче мөһим проект – җәмәгать транспорты эшчәнлеге мәсьәләсе. Зур сыйдырышлы автобуслар проблемасын ничек хәл итә алуыбызга аерым караш бар. Бу темага ике очрашу үткәрелде инде. Соңгы 5 елда дүрт мәктәп төзелүгә карамастан, мәгариф учреждениеләренә ихтыяҗ зур. Яр Чаллыда Ел саен укучылар саны арта бара. Шуңа күрә без яңа мәктәпләр төзү һәм мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту белән шөгыльләнәбез. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Яңа учреждениеләрне модернизацияләү, төзү мәсьәләсе аеруча актуаль. РФ ВЭБ белән бергә без шәһәр икътисадының бу өлкәләрен яхшыртырга ниятлибез», - дип билгеләде Наил Мәһдиев

Сишәмбе, 3 ноябрь 2020, 19:21