Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разия Габдрахман кызы Арифҗановага 90 яшь тулды.

Разия Габдрахман кызы ТАССРның Сарман районы Юлтимер авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган колхозында авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт куя. 1953 елдан ВЛКСМ Сарман райкомының беренче секретаре булып эшли. 1960 елда Иркутск өлкәсенең Братск шәһәренә күчеп килә, анда КПСС ГК каршындагы партия мәктәбендә укыганнан соң, ГЖУ парткомы секретаре була, КПССның Братск шәһәр комитетының ревизия комиссиясе әгъзасы була.
1970 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Разия Габдрахман кызы «Камгэсэнергострой» ААҖнең «Отделстрой-2»УС профкомы рәисе булып эшләгән. Ике чакырылыш Шәһәр Советы депутаты булып тора.

1984 елдан Разия Габдрахман кызы "Камгэсэнергострой" АҖ ветераннар Советында Иҗтимагый эш алып бара. 2005 елдан бирле «Россия чаңгы юллары» һәм «Милләтләр кроссы» спорт ярышларында актив катнаша.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре, «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе, «Төзелеш ветераны», «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгеләре, Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

РФ президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы башлыгы урынбасары Татьяна Скибина тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2020, 15:51