Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясендә "Хатын-кыз дөньясы" күргәзмәсе ачылды, анда "Дүрт грация" иҗат төркеме эшләре тәкъдим ителде. Төркем составына Яр Чаллының талантлы рәссамнары - Виктория Егорова, Оксана Довгун, Юлия Тимошенко һәм Дарья Смолина кергән.

Экспозициядә 70тән артык төрле жанрдагы эш тәкъдим ителгән. Әсәрләрдә хатын-кыз образлары, ана булу, балачак һәм мәхәббәт темалары чагылыш тапкан. Ачылу тантанасында рәссамнар, хезмәттәшләр, дуслар, якыннар һәм кунаклар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Рәссамнарны күргәзмә ачылышы белән Татарстан Республикасының халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рият Мөхәммәтдинов, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары Ленар Әхмәтов, Хәния Гәрәева һәм башкалар котлады.

Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 11 сентябрь 2020, 09:45