Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында өченче буын университетының 13 нче сезонын ачу уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм чарасының мәртәбәле кунаклары – Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина булды.

"Безнең республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өченче буын университеты булдыру идеясен хуплаучыларның берсе булды. Чаллыда ул 2008 елның октябрендә ачылды. Әлеге мөһим социаль проектны тормышка ашыру өлкән буын шәһәрдәшләребезгә заманча җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирде. Университетта уку «студентлар»ның һәр яңа агымына бары тик шатлык һәм канәгатьләнү бирер дип ышанам. Барыгызга да укуларында уңышлар, яңа белемнәр, кызыклы аралашу, файдалы вакыт уздыру һәм күңел күтәренкелеге телим!",- диде ул, проектны оештыручыларга, яңа белемнәр үзләштерергә һәм заман белән бергә атларга омтылучы кешеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

 Любовь Мишина үз чиратында барысын да уку елы башлану белән котлады. "Сез булдырдыгыз, диванда телевизор карап утырмыйсыз. Без сезнең белән бергә мөһим дәүләт бурычын үтибез – үзебезне заманча җәмгыять шартларына яраклаштырабыз. Дөнья тиз үзгәрә. Без инде мәгълүмати технологияләрдән башка эшли алмыйбыз", - дип ассызыклады ул, быел, пандемиягә карамастан, муниципаль, Республика күләмендәге компьютер грамоталылыгы буенча ярышлар да онлайн форматта уздырылуын билгеләп үтте. Алар нәтиҗәләре буенча пенсионерлар арасында компьютер буенча "Компьютер – Land 2020" X Бөтенроссия чемпионатында катнашкан Татарстан җыелма командасы формалаштырылды.

 Чемпионат призерларының берсе – Чаллы хатын-кызы Ирина Чернобровкина. "Аның җиңүе нәтиҗәсендә безнең җыелма команда Россиянең барлык почмакларыннан килгән 69 команда арасында алтынчы урынны алды", – дип хәбәр итте Любовь Мишина, университетны тәмамлаучыга бүләкне тапшырганда һәм барысына да уңышлы уку елы теләде.

13 нче уку елы башлану уңаеннан өченче буын университетында концерт программасы оештырылды.


Пәнҗешәмбе, 10 сентябрь 2020, 15:13