Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев Шәриповлар - Флера Вәгыйз кызы һәм Ясир Габдрәкыйп улы гаиләсендә кунакта булды. Алар Рябинушка бистәсендә чыккан янгыннан зыян күрүчеләр. Шәһәр хакимияте аларның торак мәсьәләсен хәл итүгә алынды. ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров, Комсомол районы һәм Рябинушка бистәсендә яшәүчеләр ярдәм күрсәттеләр.

Флера Вагыйз кызы һәм Ясир Габдрәкыйп улы шәһәр мэрына фатир мәсьәләсен тиз арада хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйттеләр: «Зур рәхмәт сезгә! Сез - үз сүзегезне тотучы чын җитәкче! Җитәкчеләр нәкъ менә шундый булырга тиеш! Һәрвакыт сәламәт булыгыз!».

Шәриповлар мэр килер алдыннан гына өй туе уздырдылар. Исегезгә төшерәбез, янгыннан соң гаиләгә участокны чистартырга, зур габаритлы чүп-чар чыгарырга ярдәм иттеләр.

Пәнҗешәмбе, 10 сентябрь 2020, 16:18