Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Раушан Шири кызы Сәфәргалиева, Вәгыйз Сәлах улы Хафизов һәм Валентина Семеновна Хлопунова юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул итте.

Әлмәт районы Миңлебай авылында туган Раушан Сәфәргалиевага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң ул туган авылы колхозында эшли. 1982 елда Яр Чаллыга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы 2 нче шәһәр хастаханәсендә санитарка булып эшли. Ветеран өч бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сарман районы Усай авылында туган Хафизов Вәгыйз Сәлах улына 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң ул Сарман районының Петровка спирт заводында эшли. 1972 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә, пенсиягә чыкканчы «Домкор»да бригадир булып эшли. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Боровецк авылында туган Валентина Семеновна Хлопуновага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Валентина Семеновна туган колхозында эшли. Валентина Семеновна өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Котлауларга Шәһәр Советы депутатлары Эльдар Әминов һәм Руслан Козадаев, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Ольга Денисова, Людмила Маликова, Александр Афанасьев та кушылды.

Чәршәмбе, 2 сентябрь 2020, 08:26