Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген масштаблы ремонттан соң Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия ишекләрен ачты. Укучыларны уку елы башлану белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котладылар. Тантаналы линейкада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Андрей Фомичев катнашты.

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиягә  быел 92 укучы беренче сыйныфка килде.

Уртак иҗади номерны беренче һәм 11 сыйныф укучылары әзерләде.

Беренче кыңгырауны абыйлы-сеңелле бертуган Алик һәм Карина Хаматовалар яңгыратты.

"Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев полилингваль мәктәпләр төзү инициативасы белән чыкты. Мондый мәктәпләр нибары алты. Киләчәктә без укытуны өч телдә алып барырга планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Укучыларны, аларның ата-аналарын һәм гимназиянең хезмәт коллективын Белем көне белән Наил Мәһдиев Татар телендә сәламләде: "Быел шәһәребездә өч яңа балалар бакчасы төзелде, "Юбилейный" йөзү бассейны, "КАМАЗ" ябык боз сарае, "Җиңү" футбол манежы төзелде. Биш балалар бакчасында, дүрт мәктәптә сыйфатлы капиталь ремонт үткәрелде, алар арасында - 100 еллык тарихы булган гимназия дә бар, ул Яр Чаллы шәһәрендә генә түгел, республикада да иң борынгы уку йортларының берсе", – дип ассызыклады мэр.

Тантаналы линейка тәмамланганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин һәм Наил Мәһдиев яңартылган мәктәп кабинетларын карадылар һәм укучылар белән аралаштылар.

 Тиешенчә җиһазландырылган физика кабинеты укучыларга тулы кыйммәтле шөгыльләнү, экспериментлар үткәрү мөмкинлеге бирә.

Мәктәптә футбол, волейбол, баскетбол һәм милли көрәш секцияләре оештырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин "Мәктәп туклануы" комбинаты тәкъдим иткән бушлай иртәнге аш ризыклары белән танышты.

 Быел 2 нче гимназиядә барлыгы 820 укучы белем алачак.

Сишәмбе, 1 сентябрь 2020, 13:15