Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә тантаналы линейка узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүген мәктәптә икеләтә бәйрәм – уку йорты капиталь ремонттан соң ачылды. Мәктәпне ремонтлауга республика бюджетыннан 132 млн сум бүлеп бирелгән. 2020 елда мәктәпкә 35 ел булды.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу – республиканың кече яшьтән үк балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә торган аз санлы мәктәпләреннән берсе.
Шулай ук Наил Мәһдиев та балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны да котлады: «Узган уку елы җиңелләрдән булмады. Укытучыларга, педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт! Сезнең ярдәм белән безнең чаллылыларның белемнәре нык. Укуларында уңышлар, нык сәламәтлек!» - диде мэр.

Укучылар ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган тематик тамаша әзерләделәр, шулай ук хәрби сәнгатькә ия булу осталыкларын күрсәттеләр.

Тантаналы өлештән соң мөхтәрәм кунаклар уку йортын карадылар. Капиталь ремонт кысаларында башкарылган эшләр турында мәгариф учреждениесе директоры Эльмира Шәрипова сөйләде.

 Бүген кадет мәктәбе парталарына 75 беренче сыйныф укучысы утырачак. Быел барлыгы 8,5 мең яшь чаллылы беренче тапкыр мәктәпкә китте.

Сишәмбе, 1 сентябрь 2020, 11:30