Мы в социальных сетях

                                             Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, укучылар!

Бүген мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, профессор-укытучылар составы тормышында иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе – яңа уку елының беренче көне. Шәһәр җитәкчелеге, Шәһәр Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйм. Бүгенге тантананың төп геройлары – безнең беренче сыйныф укучылары. Бүген Чаллыда яшәүче 8 690 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк һәм парта артына утырачак, үзенең беренче укытучысы белән очрашачак, тормышларында беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңын ишетәчәк. Кадерле балалар, мин ышанам ки, бу көнне сез гомерегез буена истә калдырырсыз. Сез Белем иленә, яңа һәм кызыклы дөньяга гаҗәеп сәяхәт башлыйсыз. Мәктәптә сез чын, тугры дуслар таба аласыз. Укытучылар сезнең талантыгызны һәм сәләтегезне күрсәтергә ярдәм итәчәк. Быел 11 нче сыйныфта 2 500 укучы белем алачак. Алар өчен өр-яңа этап башлана – олы тормышка аяк басуга җитди әзерлек чоры.

                                                    Хөрмәтле 11 сыйныф укучылары!

Сезгә дәүләт имтиханнарын тапшырырга һәм алга таба үз һөнәрегезне сайларга туры киләчәк. Бу эштә сезнең өлкән остазларыгыз – укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез ярдәм итәчәк. Мин сезгә уңышлы уку елы телим!

Белем көне белән без педагогик хезмәт ветераннарын һәм укытучыларны котлыйбыз. Сезнең зирәклегегез, укучыларыгызга ышаныч һәм түземлегегез нәтиҗәсендә безнең балалар лаеклы тәрбия һәм сыйфатлы белем ала. Мәктәпне тәмамлап, алар сезнең хакта һәрчак җылылык белән искә алырлар һәм газиз мәктәпләрен беркайчан да онытмаслар.

Бу ел барыбыз өчен дә чын сынау булды. Пандемия уку процессына да төзәтмәләр кертте. Әмма безнең педагоглар һәм барлык укучылар да кыенлыкларны җиңеп чыктылар, уку елын уңышлы төгәлләделәр. Яр Чаллыда 235 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде, БДИ нәтиҗәләре буенча бездә 43 йөз балл нәтиҗәсе бар.

Без педагогларыбыз һәм укучыларыбыз белән горурланабыз! Алга таба да Чаллы мәктәпләре укуда югары казанышлар күрсәтер дип ышанам, Чаллыда заманча белем бирү процессын гамәлгә ашыру һәм һәр баланың сәләтен ачу өчен барлык шартлар да тудырылган.

                                                                Хәерле юл сезгә! Белем көне белән!

                                                                                                                                              Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                                       Яр Чаллы шәһәре мэры

Сишәмбе, 1 сентябрь 2020, 08:46