Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Бибисалиха Хасимова һәм Мария Петровна Гаврилюк 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән юбилярларга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Лилия Савельева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бибисалиха Хасимова ТРның Минзәлә районы Күзкәй авылында туа. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып эшли. 1960 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Чаллы тегү фабрикасында хезмәт куя. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мария Петровна Гаврилюк Омск өлкәсенең Крутинский районы Паново авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында кыр эшләрендә эшли, фронтка озату өчен азык-төлек әзерли. Сугыштан соң бухгалтерлар курсын тәмамлый һәм бүлү буенча Иркутск өлкәсенә җибәрелә, төзелеш предприятиесендә бухгалтер булып эшли. 1946 елда кияүгә чыга. 1986 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныгы, алты оныкчыгы һәм өч оныкчыгының оныкчыгы бар. Мария Петровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Үзәк районда Бөек Ватан сугышы ветераны Галимә Хәбибулла кызы Сөнгатова РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилей уңаеннан котлау кабул итте. Аңа 90 яшь тулды. Юбиляр Азнакай районының Сөендек авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы Галимә Хәбибулла кызы туган авылы колхозында эшли. 1990 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Галимә Хәбибулла кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 21 август 2020, 14:40