Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Комсомол районында традицион Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. ГЭС бистәсенең җиденче микрорайонында "Безнең ишегалды" территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы һәм рәисе Любовь Кутузова оештырган бәйрәм булды. Халыкны әлеге чара уңаеннан Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов котлады.

Бәйрәмдә балалар аниматорлар белән күңел ачты, батут һәм карусель куелды, уен мәйданчыклары оештырылды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 3, 5 һәм 9 нчы мәктәп укучыларының 50 гаиләсенә канцелярия товарлары алу өчен сертификатлар тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларга иҗади номерларны "Эврика" шәһәр мәдәни үзәге артистлары тәкъдим итте.

Җомга, 21 август 2020, 08:30