Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина "Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы балалар табибы-2020" халык тануы конкурсына йомгак ясады һәм җиңүчене котлады. Олы бәйрәм – медицина хезмәткәре көне алдыннан ул һөнәри осталыклары, олы йөрәкләре  өчен табибларга тирән рәхмәтен белдерде һәм Екатерина Семушкинаны конкурста җиңүе белән котлады. Чаллы халкы аңа финалда 8 меңнән артык тавыш бирде һәм йөзләгән комментарий калдырды. 

2010 елдан Екатерина Владимировна Яр Чаллыда участок педиатры булып эшли башлады һәм бүген Кама балалар медицина үзәге коллективында хезмәт куя.

Әлфия Когогина инициативасы буенча Конкурс Яр Чаллыда 2014 елдан бирле үткәрелә һәм быел май урталарында «Челнинские известия» газетасы ярдәмендә старт алды. Беренче этап барышында чаллылылар 18 педиатр кандидатурасын тәкъдим итте, финалда 9 финалист 22,5 меңнән артык тавыш җыйды, шулай ук аларга карата меңнән артык җылы рәхмәт сүзләре, шигырьләр яңгырады.

Конкурста җиңүчегә Дәүләт Думасы депутаты Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум күләмендә Әлфия Когогинаның исемле премиясе тапшырыла.

Шимбә, 20 июнь 2020, 10:33