Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев видеоэлемтә аша медицина оешмаларының баш табибларын медицина хезмәткәрләре көне белән котлады.

"Хөрмәтле Яр Чаллы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Моннан 40 ел элек гамәлгә куелган медицина хезмәткәре көне, үзләрен иң игелекле һәм гуманлы һөнәрләрнең берсенә багышлаган кешеләр хезмәтененең әһәмиятен һәм мөһимлеген күрсәтте.

Бөтен ил буенча дистәләрчә мең кешенең гадәти тормышын җимергән коронавирус пандемиясе шартларында, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең роле аеруча зур әһәмияткә ия. Барлык медицина хезмәткәрләре, шул исәптән Яр Чаллының дәвалау-профилактика оешмалары хезмәткәрләре шәһәрдәшләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәштә чын геройлар булдылар. Тәүлек буе, үз туганнарын һәм якыннарын күрмичә, үз саулыкларын куркыныч астына куеп, табибларыбыз, шәфкать туташлары һәм санитаркаларыбыз пациентларны коткарып, аларга эшләү, уку, яшәү һәм тормышның һәр мизгеленә сөенергә мөмкинлек бирү өчен кулдан килгәннең барын да эшлиләр.

Чаллылылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барлык табибларга, урта һәм кече медицина персоналына, хастаханәләр, госпитальләр, дәвалау-профилактика учреждениеләре һәм даруханәләрнең техник хезмәткәрләренә кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклауга багышланган батыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, җаваплылыгыгыз һәм үз эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлегегез нәтиҗәсендә Кама аръягы төбәгенең меңләгән кешесе һәм халкы югары квалификацияле ярдәм ала. Без сезгә тормышыбызның иң катлаулы мизгелләрендә ярдәм һәм кайгырту сорап мөрәҗәгать итәбез. Без сезгә сәламәтлегебез, балаларыбыз һәм ата-аналарыбызның сәламәтлеге турында кайгыртуны сезнең тәҗрибәгезгә, игелекле йөрәгегезгә һәм алтын кулларыгызга ышанып тапшырабыз. Без беләбез, бернинди вирусларга һәм катаклизмнарга карамастан, сез үз эшегезне иң югары мораль-этик кешелек нормаларына туры китереп башкарырсыз. Сезнең һөнәрегезгә очраклы кешеләр килми. Бирегә үзләрен тулысынча табиб хезмәтенә багышларга һәм бу һөнәрдә мәңгегә калырга әзер булган кешеләр күңел һәм йөрәк кушуы буенча килә. Мин ышанам, сез, элеккегечә үк, Чаллы һәм Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау системасын ныгыту хакына, шәһәрдәшләребезнең ышанычын һәм ихтирамын саклап калу хакына үз һөнәри бурычыгызны лаеклы башкарырсыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, рухи ныклык һәм югары дәрәҗәдә игелекле эшегездә уңышлар телим! Бәйрәм белән сезне! Медицина хезмәткәрләре көне белән!"- диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шимбә, 20 июнь 2020, 15:08