Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Дүшәмбе, 2020 елның 22 июнендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Яр Чаллы шәһәренә килүне планлаштыра. Күзәтчелек ведомствосы башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсендәге вәзгыять белән шәхсән үзе танышырга ниятли, шул исәптән гражданнарның медицина ярдәме алуга хокукларын үтәү һәм медицина хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча да.
Илдус Нәфыйков Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән бергә шәһәрнең медицина оешмаларының аерым хезмәткәрләрен, гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Күзәтчелек ведомствосы башлыгына гомуми мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Алдан язылу өчен телефоннар:: 8(8552) 52-31-82, +7-905-373-44-10 ( элемтә өчен җаваплы зат - Игорь Фәрит улы Азаматов).

Якшәмбе, 21 июнь 2020, 09:12