Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда су астында калган дача участокларыннан суны суырту буенча эшләр бара. Лебяжье күлендә су күтәрелү нәтиҗәсендә, 14 май көнне Түбән Кама ГЭСының Түбән бьефы тирәсендә урнашкан «Энергетик» СНТсында урнашкан бакча участоклары су астында калган иде. Урынга мәгълүматны тикшерү, тиешле чаралар күрү, шулай ук ашыгыч хезмәтләр: янгын хезмәте, ашыгыч ярдәм һәм полиция техникасы үтү мөмкинлеген тикшерү өчен Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме чыкты.

15 майда су басу урынына шәһәр Башкарма комитеты, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе, 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды, Автомобиль юллары предприятиесе, 6 нчы Зональ эзләү-коткару отрядының водолазлары төркеме чыкты. Кама елгасы һәм Лебяжье күле арасындагы гидротехник корылмадагы су үткәргеч торбаларны тикшерү һәм әлеге  торбаларда ныгытмаларны тыгызлау буенча эшләр башкарылды. «Энергетик» һәм «Бережок» СНТ рәисләре, Түбән Кама ГЭСының Түбән бьеф янындагы Кама елгасында су дәрәҗәсен Балтия системасының 60 метр тамгасына кадәр арту мөмкинлеге турында оператив кисәтү алалар.

Хәлне бәяләү һәм стабильләштерү буенча карар кабул итү өчен, 21 май көнне Энергетик СНТга эшче төркем чыкты. «Челныводоканал» ҖЧҖ көче белән Лебяжье күленнән су агызылды. Эшләрнең җитештерүчәнлеге сәгатенә 300 куб метр тәшкил итте. Су кудыру эшләре 22 майда дәвам итә, шулай ук су басу һәм бакча участокларыннан су чыгару ял көннәренә планлаштырыла. 21 май көнне «Энергетик»  һәм «Бережок» бакчачылык ширкәтендә су басуга бәйле хәлне җайга салу чаралары турында комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

21 майдан башлап бер тәүлек эчендә күлдә су дәрәҗәсе артмаган. 22 май көнне «Челныводоканал» ҖЧҖ белгечләре үткәрә торган суны суырту эшләре Лебяжье күлендә су дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлана. Күлдәге суның кимүе бакчачылык участокларыннан суның китүенә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, кирәк булган очракта, СНТ территориясе буенча оператив хезмәтләрнең техникасы үткәрү мөмкин. «Энергетик» һәм «Бережок» СНТ рәисләре белән даими хезмәттәшлек дәвам итә. Күлдәге суның торышына мониторингны оператив төркем һәм шәһәрнең бердәм диспетчерлык хезмәте башкара.

Җомга, 22 май 2020, 14:38