Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татар драма театры урнашачак элеккеге «Колизей» күңел ачу үзәге бинасын реконструкцияләү тулы куәтенә бара. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Бинаны реконструкцияләү белән «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә. Финанслау күләме 1,1 млрд сум тәшкил итә. Акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән.

Мәдәният министры «Энергетик» мәдәният сараенда да булды. Ремонтлана торган бина буенча экскурсияне учреждение директоры Гөлзада Рзаева үткәрде. Учреждениене ремонтлауга республика бюджетыннан 334 млн сум бүлеп бирелгән. Эшләрне Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендәге "Медик" компаниясе башкара.

Җомга, 22 май 2020, 13:50