Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан спорт ветераннарына ТР Спорт министрлыгы һәм Татарстан Олимпия Советы исеменнән җыелмалар тапшырылды.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Олимпия Советы белән берлектә, Россия Олимпия комитеты ярдәмендә, республиканың спорт ветераннарына азык-төлек җыелмалары һәм беренче чиратта кирәк булган чаралар белән тәэмин итү оештырылды. Шулай ук аларга коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары, шул исәптән «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ тарафыннан бирелгән медицина битлекләре тапшырылды. Тулаем алганда, җыелмаларны Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Саба һәм Балтач районнарыннан 50дән артык ветеран алды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР Олимпия Советы рәисе Марат Бариев һәм ТР Спорт министры Владимир Леонов имзалаган открыткалар спорт ветераннарына азык-төлек җыелмалары һәм беренче чиратта кирәк булган саклану чаралары белән бергә тапшырылды.

Азык-төлек җыелмаларын тапшыру процессы барлык кирәкле саклык чараларын үтәп башкарылды.

Шимбә, 16 май 2020, 14:51