Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елда Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 131 ишегалды төзекләндереләчәк. Комсомол районында - 35, Үзәк урамда – 36, Автозавод районында 60 ишегалды рәткә китереләчәк. Бүген шәһәр җитәкчелегенә әлеге программа кысаларында барлыкка киләчәк архитектура формаларын күрсәттеләр. Чаллының өч компаниясе – "Интемедиасфер",  "Челны-Сваи", "Изделика" - үз вариантларын тәкъдим иттеләр. Наил Мәһдиев Фәрит Сәлахов, шулай ук район башлыклары белән бергә дизайнер идеяләрен бәяләделәр.

"Интермедиасервис" компаниясен җитәкләүче Антон Явхута шәһәр инфраструктурасын төзекләндерүдә яңа карарлар тәкъдим итте. Бу-төзекләндерелгән клумбалы эскәмия, эскәмияле өстәл һәм башкалар.

 Бүген "Интемедиасервис"ның кече архитектура формалары Татарстанның кайбер шәһәрләрендә урнаштырылган: Казан, Мамадыш, Арча. Кабан күлендә ял итүче казанлылар арасында алар бик популяр.

Шулай ук компания "Безнең ишегалды" программасына кертелгән эскәмияләр һәм урналар тәкъдим итте.

Урналар хезмәт күрсәтүдә бик уңайлы.

«Интермедиасервис» компаниясе җитәкчесе Антон Явкута шахмат һәм шашка уеннары өчен уйлап табылган өстәл белән таныштырды. Ул карагайдан һәм металлдан эшләнгән, махсус коррозиягә каршы эшкәртү узган. Бу хезмәт вакытын озайтырга мөмкинлек бирә. Компания тигез өслеккә сурәтләр ясау өчен ультрашәмәхә басма аппаратын сатып алган.

«Чаллы-Сваи» компаниясе үз продукциясен тәкъдим итте. Аларның продукциясе Чаллының Җиңү паркында урнаштырылган, шулай ук Әлмәттә һәм Казанда кулланыла. Эшкәртелгән резин бөртекле катлам турында «Кориб» компаниясе директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко сөйләде. Мондый катламны Энтузиастлар бульварында балалар мәйданчыгын төзекләндергәндә файдаланганнар. Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов билгеләп үткәнчә, резин катлам биш ел хезмәт итү дәверендә үзгәрмәгән, ә мәйданчык чаллылылар арасында популяр.

«Изделика» компаниясе табигый таш буяуны, шулай ук бүген республика районнарында кирәкле кече архитектура формаларын тәкъдир итте.

"Ишегаллары бер-берсенә охшаган булырга тиеш түгел", - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм әлеге кече архитектура формаларын куллану вариантларын карарга кушты. "Безнең проектларда балалар һәм өлкәннәр өчен дә ял итү урыннары бар", - дип өстәде ул.

Җомга, 15 май 2020, 20:04