Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Спорт министрлыгы, Татарстанның Олимпия Советы белән берлектә, Россия Олимпия комитеты ярдәмендә, республиканың спорт ветераннарына азык-төлек җыелмалары һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр китерүне оештырды. Шулай ук аларга каронавирус инфекциясеннән саклану чаралары, шул исәптән «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ тарафыннан бирелгән медицина битлекләре тапшырылды.

Яр Чаллыда Башкарма комитетның Физик культура һәм спорт идарәсе хезмәткәрләре «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә ун спорт ветеранына азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР Олимпия Советы рәисе Марат Бариев һәм ТР Спорт министры Владимир Леонов имзалаган открыткалар  спорт ветераннарына китерелгән азык-төлек җыелмалары белән бергә тапшырылды.

Җомга, 15 май 2020, 16:51