Мы в социальных сетях

Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына күп кенә зур бәйрәм чаралары планлаштырылган иде. Яр Чаллы – Керчь маршруты буенча «Титов разведкасы» эзтабарлар отряды белән берлектә «Җиңү варислары» автойөрешен оештыру буенча җитди эш башкарылды. Автойөрештә комбинатның генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев катнашуы, Мәләкәс сайлау округы мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын концерт программасы һәм бәйрәм табыны әзерләп котлау планлаштырылган иде. Округ укучылары өчен яңартылган 44 нче урта мәктәп музеена экскурсия әзерләнгән иде, ул Җиңү юбилеена комбинат акчасына ремонтланды.

Әмма коронавирус эпидемиясе белән бәйле вәзгыять бәйрәм чаралары планына шактый төзәтмәләр кертте. Аларның төп өлеше соңрак вакытка күчерелгән.

9 майга хәйрия акцияләре үткәрү турында Карар кабул ителде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тол хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларда тоткыннар һәм блокадада калган Ленинградта яшәүчеләр өчен Андрей Фомичев Мәләкәс округы территорияләре советлары активистлары белән берлектә комбинатның хезмәт коллективы исеменнән 552 азык-төлек җыелмасы тапшырды. 14 гаиләгә Андрей Фомичев шәхси ярдәм күрсәтте.

Сайлау округының аз керемле гаиләләреннән килгән укучылар өчен депутат мәктәптә дистанцион укыту өчен 15 планшет бирде.

Бу юнәлештә эш "Ярдәм янәшә" республика хәйрия акциясе кысаларында дәвам итәчәк. Адреслы ярдәм, барыннан да элек, пандемия шартларында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә күрсәтеләчәк.

Сишәмбе, 12 май 2020, 14:58