Мы в социальных сетях

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.

Субсидия яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәл начараю шартларында, субсидия алучылар эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында, шул исәптән 2020 елның апрель һәм май айларында үз хезмәткәрләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга бирелә.

Субсидия түбәндәге шартларны берьюлы үтәгәндә бирелергә мөмкин:

• субсидия алучыны 2020 елның 1 мартына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының Бердәм реестрына кертү (ЕРСМСП) Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган булса;

• субсидия алучының эшчәнлеге алып барыла торган тармак яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начараю шартларында зыян күргән тармакларга кертелгән булса (тармаклар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы, 2020 елның 10 апрелендәге 479 номерлы һәм 2020 елның 18 апрелендәге 540 номерлы карарлары белән расланган). Субсидия алучы икътисадый эшчәнлекнең төп төре буенча, аның турында мәгълүмат ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта күрсәтелгән 2020 елның 1 мартына булган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә;

• субсидия алучы-оешма ликвидация процессында тормаган, субсидия алучыга карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, субсидия алучыны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан алдан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән булса ;

• 2020 елның 1 мартына субсидия алучының салымнар һәм иминият кертемнәре буенча, тулаем алганда, 3000 сумнан артып киткән недоимкасы булмаса;

• субсидия бирелә торган айда субсидия алучы хезмәткәрләр саны 2020 елның мартында хезмәткәрләр санының кимендә 90 процентын тәшкил итсә.

Субсидия алу өчен гариза биргәндә  шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны яки оешманың урнашу урынына карап санап кителгән бер ысулны сайларга кирәк:

1. Электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары буенча;

2. Салым түләүченең - юридик затның шәхси кабинеты яки салым түләүченең - шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша;

Гаризаны электрон рәвештә тапшырганда гариза бирүченең квалификацияле электрон имзасы белән кул кую мәҗбүри.

3. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карары белән расланган форма буенча почтага җибәрү рәвешендә.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында субсидиягә гаризаны кәгазьдә формалаштырырга мөмкинлек бирүче сервис гамәлгә ашырылды.

Субсидия күләме 2020 елның 1 гыйнварына (12130 сум) минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып билгеләнә:

* 2020 елның мартында - оешмаларга карата хезмәткәрләр саны;

* 2020 елның мартында бер берәмлеккә арттырылган хезмәткәрләр саны - шәхси эшмәкәрләргә карата.

Хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәр өчен субсидия күләме бер минималь хезмәт хакы күләменә тиң.

Субсидия алучы хезмәткәрләре саны Россия Федерациясе Пенсия фондыннан «иминиятләштерелгән затлар турында мәгълүматлар» (СЗВ-М формасы) формасы буенча алынган мәгълүматлар нигезендә Россия Федераль салым хезмәте тарафыннан билгеләнә. 

Субсидия алу процедурасын тизләтү максатыннан, салым органнары субсидия алу өчен дәгъва кылучыларга, билгеләнгән сроктан да соңга калмыйча, 2020 елның апрель һәм май айларында РПФна СЗВ-формасын тапшырырга тәкъдим итә. Субсидия алу өчен 2020 елның апрель аена гариза салым органына 2020 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр, 2020 елның май ае өчен - 2020 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр тапшырыла.

Субсидия алу өчен гаризаны карауның барышы турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырыла. Россия Федераль салым хезмәте субсидия алучыга телекоммуникацион элемтә каналлары, салым түләүченең шәхси кабинеты яки почта аша субсидия күчерү факты турында хәбәр итә. Гаризада күрсәтелгән мәгълүматның дөреслеге өчен субсидия алучы җавап бирә.

Сишәмбе, 12 май 2020, 13:33