Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе беренче тапкыр "Музейлар төне -2020" Бөтенроссия мәдәни акциясенә кушылачак. Акциянең төп темасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы.

Үзәк китапханәнең ВКонтактедагы https://vk.com/bibl_chelny  битендә 17:00 сәгатьтә Әдәби-туган якны өйрәнү музее буенча виртуаль экскурсиянең онлайн-трансляциясе башлана. Тамашачылар игътибарына икенче удар армиясенең сугыш хәрәкәтләре урыннарында табылган сирәк экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук  шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәре Роза Хәмидуллина Мясной Бор авылы янындагы Үлем үзәнендә төшергән фотолар күрсәтеләчәк. 

Онлайн-трансляциянең кунагы прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Ягудин булачак. Автор туры эфирда үзенең фронтовик атасына багышлаган "Аның тормыш юлы шундый" китабы турында сөйләячәк. Китапның нигезен Нәфыйк ага Бөек Ватан сугышы кырында алып барган көндәлек язмалар тәшкил итә.


Шимбә, 16 май 2020, 08:41