Мы в социальных сетях

"Ветеранга шалтырату" партия акциясе кысаларында Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Яр Чаллы бер мандатлы округы шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

"Ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре бүген дә безнең янәшәбездә! Һәм без алардан бөек батырлык турында истәлекләрне кадерләп саклау өчен шушы көннәр турында хикәяләрне ишетә алабыз. Миңа округ ветераннарын котларга, алар белән телефон аша сөйләшергә, аларның тавышларын ишетергә, күңел җылысы белән уртаклашырга һәм тирән хөрмәт сүзләрен җиткерергә насыйп булды!", – диде Когогина.

Парламентарий Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында яшәүче ветераннарга шалтыратты. Ветераннар сугыш еллары хатирәләре белән уртаклаштылар, сугышчан иптәшләрен искә алдылар һәм Бөек Җиңү көне белән бер-берсен котладылар.

Чаллы кызы Маһруй Ханнан кызы Смагулова урта мәктәпнең 7 сыйныфыннан соң, укчылар зенит полкы составында Белоруссия фронтында сугыша, Украина һәм Польшаны азат итүдә катнаша.

Нурий Сәяп улы Мистахов фронтка 17 яшендә китә. Элемтәче булып хезмәт итә, Белоруссия һәм Украина фронтларында сугыша, Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша, Җиңүне Австриядә каршы ала, ә туган якларына 1948 елда гына кайта. 34 ел гомерен тимер юл системасында эшләүгә багышлый: Әгерҗе шәһәре – иң зур тимер юлы узелларының берсе.

Минтимер Минлекәй улы Арсланов Көнчыгыш фронтта хезмәт итә, Җиңү көнен Кытай чигендә каршы ала, туган ягына 1950 елда гына әйләнеп кайта.

Билал Җәләл улы Вәлиев Белоруссия һәм Балтыйк буе фронтларында атучы-автоматчы булып хезмәт иткән, ә аның хатыны Сания Ислам кызы сугыш елларында фронт өчен снарядлар чыгаручы заводта эшләгән. Әлеге гаилә районда беренчеләрдән булып «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән – 70 елга якын бергә гомер иткән өчен.

Минзәләдән Әзһәрия Закир кызы Шакирова Белоруссиядә зенит артиллериясе полкы составында сугыша, 1945 елның 1 августында фронттан өенә кайта.

Павел Прокофьевич Шабаев укчылар полкы составында Япония белән сугышта катнаша. Сугыштан соң машинист, терлекче булып эшли, аннан лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә районының Ленин исемендәге колхозында бригадир булып хезмәт куя. Хатыны белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр.

Хабибулла Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллин 1942 елда армиягә алына. Псков өчен сугышларда сигез айлык оборонадан соң Алма-Атада артиллерия бригадасына күчә, аннары Волхов юнәлешенә эләгә. Ленинград блокадасын бетерүдә катнаша. 1944 елның февралендә авыр яралана. Туган авылына үлү турында кәгазь килә, әмма аңа исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була.  Җиңү көнен Тукай районында каршы ала.

Сишәмбе, 12 май 2020, 09:02