Мы в социальных сетях

12 майдан Татарстанда коронавируска каршы көрәш чаралары турында ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр үз көченә керә. Бу хакта брифинг барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. 12 майдан гражданнар өчен смс-хәбәрләр системасы, шулай ук хәрәкәт итү өчен эштән бирелгән белешмәләр гамәлдән чыгарыла.

«Әмма өйдән чыкканда битлек, ресираторны мәҗбүри йөртү каралган. Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында гражданинга перчаткадан йөрергә кирәк. Битлек, перчаткалар һәм социаль дистанция – якын арада безнең аерылгысыз атрибутларга әйләнәчәк», – дип билгеләп үтте спикер. 

Азык-төлек булмаган товарлар сата торган хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм объектлар үз эшләрен дәвам итәчәк. Мондый объектларның сәүдә залы мәйданы 400 квадрат метр тәшкил итәргә, шулай ук аерым тышкы керү урыны булырга тиеш. Моннан тыш,  автосалоннар үз эшчәнлекләрен яңарта. Никахларны тантаналы рәвештә теркәү дә рөхсәт ителә. Әлегә катнашучылар саны 10 кеше белән чикләнгән.

«Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама һәм башка чаралар үткәрү рөхсәт ителми. Шул исәптән җәмәгать киңлекләрендә, урман паркларында, скверларда, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә, аттракционнарда һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда да», – дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, мунча, сауна, кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшчәнлеге туктатылды. Санатория-курорт оешмалары, балалар лагерьлары, тернәкләндерү үзәкләре, шулай ук сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре һәм ваклап сату базарлары эшчәнлеге туктатылды. Урамнан аерым керү юллары булган азык-төлек товарлары сатучы, мобиль элемтә хезмәте күрсәтүче салоннар, даруханәләр һәм ваклап сату объектлары өчен искәрмәләр каралган. Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектлары дистанцион рәвештә эшчәнлек алып бара, шулай ук илтеп тапшыруны дәвам итә. Төнге сәгатьләрдә 22:00дән 06:00 сәгатькә кадәр кибетләрнең эшен чикләү саклана.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе ситуациясе катлаулы булып кала бирә. Бүгенге көндә авырулар саны 1761 кешене тәшкил итә. Узган атнада яңа очракларның уртача атналык артуы 6% тәшкил итте.

«Катгый һәм үз вакытында чикләнгән чаралар нәтиҗәсендә, гражданнарыбызны үзизоляцияләү режимы нәтиҗәсендә, без яңа очраклар саны күпләп артудан котылып кала алдык. Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясе буенча вәзгыятьне тотрыклы дип саныйбыз. Әмма без барыбыз да коронавирус инфекциясенең беркая да югалмаячагын аңларга тиеш. Вирус безнең арада булачак, безгә аның белән яшәргә өйрәнергә, аннан сакланырга туры киләчәк. Шуңа күрә бу шартларда шәхси һәм иҗтимагый профилактика чарасы иң мөһиме булып кала бирә. Үзизоляцияләү режимы дәвам итә һәм без аны 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган затларга үтәргә киңәш итәбез», – дип сөйләде Марина Патяшина.

Ул искәрткәнчә, коронавирус инфекциясе ике юл белән йога: сулыш юлы – анда кеше башка затлар өчен инфекция чыганагы була ала яки аңа башка затлар белән элемтә нәтиҗәсендә эләгә ала; контакт-көнкүреш юлы – пычрак куллар аша да.

Брифингтан тулы видеоязманы биредә карарга мөмкин.

Дүшәмбе, 11 май 2020, 11:54