Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Апрель аенда «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 6 957 граждан мөрәҗәгать иткән.Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 6 036 кеше исәптә тора. Мондый саннарны кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде. Апрель аенда 4 556 кеше эшсез дип танылган. Аның сүзләренә караганда, кадрлар үзәгендә 3 678 вакансия бар, шуларның 1582се 97 предприятиедән. Ихтыяҗ тудырган вакансияләр арасында-юл хезмәткәрләре, тракторчылар, слесарьлар, машина йөртүчеләр һәм башкалар.

Татьяна Быданова ел башыннан эшсезлек буенча 44 млн 524 мең сумлык пособие түләнүен әйтте. Шуның 20 млн 545 мең сумы апрель аенда. Бүген максималь пособиене 1225 кеше ала. 530 ата-анага балалар өчен 3әр мең сум акча түләнгән.

Дүшәмбе, 4 май 2020, 12:03