Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе 26 апрельдә зиратта Хәтер көнен үткәрмәскә һәм кешеләрнең керүен чикләргә тәкъдим итте. Ел саен бу көнне шәһәр зиратына 30-40 меңгә якын кеше җыела.

"Минемчә, безнең православие мәхәлләләре җитәкчелеге белән фикер алышырга кирәк. Беренче чиратта, аларның фикерен белергә, җыелып, алар белән киңәшләшергә кирәк. Карар да моны исәпкә алып кабул ителәчәк, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб утырышында. – Бер яктан, без христиан традицияләре барлыгын аңлыйбыз, ата-бабаларын искә алырга теләгән кешеләрне без хөрмәт итәргә тиешбез, ә икенче яктан, бу - кешеләр күпләп җыелган урыннарда үзеңне куркыныч астына кую".

Ахыргы карар турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Җомга, 10 апрель 2020, 17:04