Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәр эшмәкәрләре белән видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә уздырды. Очрашу Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы инициативасы белән оештырылды, аңа 40лап катнашучы кушылды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова һәм Ирина Сәгыйдуллина, банк структуралары җитәкчеләре, төрле кече бизнесның хуҗалары катнашты. Очрашуның көн тәртибенә 10 спикер кертелгән иде, ике сәгать эчендә алар шәһәр җитәкчелеге белән бергә килеп туган хәлдән чыгу юллары турында фикер алыштылар.

Чара башында Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров кризис шартларында барлыкка килгән кече һәм урта бизнес өчен мәгълүмати ярдәм инструментлары турында сөйләде. Оешма кайнар линия телефонын эшләтеп җибәрде - инде өч меңнән артык хәбәр алынган. "Сәүдә-сәнәгать палатасы Telegram-канал булдырды. Без бу элемтә каналы аша теге яки бу җитәкчеләрнең хаталы гамәлләренә юл куймас өчен, тикшерелгән мәгълүмат бирәбез. Эшкә тыю кагылмаган предприятиеләр үз эшчәнлеген яңарта алсын өчен эшләнә бу. Тик шул ук вакытта җитәкчеләр Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү зарурлыгын тайпылышсыз үтәргә тиеш. Әгәр җитәкче кешеләрне эшкә чыгарса, ул хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүдә җаваплылыкны үз өстенә ала", - диде Фәрит Бәшәров.

Наил Мәһдиев шулай ук коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә предприятиеләрнең куркынычсызлык чараларын тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, кайбер предприятиеләрнең үз хезмәткәрләрен, шул ук кибетләрне, саклау чаралары белән тәэмин итмәвен күзәтәбез. Куркынычсызлыкның гап-гади таләпләрен үтәми торган кече бизнеска ничек карарга була? Кайбер сәүдә объектларында сатучылар, кассирлар битлексез йөри. Тагын нинди мөрәҗәгатьләр һәм петицияләр кирәк?» – диде мэр, шәһәрнең бизнес-ширкәтенә мөрәҗәгать итеп.

Фәрит Бәшәров шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләренең җәмгыять алдында социаль җаваплылык күрсәтүләренә уңай мисаллар китерде: "Әйтик, эшләргә ярау тыелмаган автомойкалар, билгеле бер бәягә салоннарны дезинфекцияләү хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Бу тудыра ярдәм хисе тудыра. Халыкның якланмаган катламнарына ярдәм итәргә әзер булган аерым эшмәкәрләр бар", - дип өстәде ул.

Спикерлар арасында матурлык һәм сәламәтлек, мәдәният һәм күңел ачу хезмәтләре, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, реклама өлкәләрендәге кече бизнес вәкилләре дә бар иде. Аларның күбесен эшне яңарту вакыты, шулай ук эш көне булмаган чорда коммуналь хезмәтләргә түләү, аренда мөнәсәбәтләре мәсьәләләре борчый. Алар шәһәр башлыгына үз сорауларын бирделәр һәм агымдагы вәзгыятьтә бизнес алып бару тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

Матурлык салоны хуҗасы Анастасия Робиш, петиция авторы, әлеге төр бизнес вәкилләренең клиентлар белән эшләгәндә барлык кирәкле санитар нормаларны үтәргә әзер булуын ассызыклады. «ТАНАР» гаилә клиникасы җитәкчесе Лариса Танова медицина оешмаларына ярдәм күрсәтергә рөхсәт итәргә дигән мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Шул ук вакытта ул, табиб буларак, үз-үзеңне изоляцияләү режимын хуплавын белдерде.

Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова киңәшмәдә үзмәшгуль чаллылыларның мәнфәгатьләрен яклады. «Аларны кече бизнеста булган салым каникуллары кызыксындыра: шул ук рефинанслау, реструктуризацияләү. Кичәге көнгә кадәр дә аларны хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредит бирү мәсьәләсе кызыксындырды. Үзмәшгульләр физик затлар буларак кредитлар ала: торак, машина, кулланучылар ихтыяҗлары өчен. Кулланучылар ихтыяҗларына кредитларны алар бизнеска җибәргән. Еш кына бизнеска, кулланучылар ихтыяҗларына алынган кредитларның суммасы РФ Хөкүмәте билгеләгән суммадан, ягъни 250 мең сумнан артып китә. Монда банкирларга сорау: мондый хәлдә нишләргә? Үзмәшгульләр өчен мондый кредит каникуллары мөмкинме? Нигездә, бу физик затлар өчен дә», – дип белдерде спикер.

Венера Иванова банк берләшмәсенә мәгълүмати порталларны «җанландыру» тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте: "Мин кичә банк сайтларына махсус кердем һәм кредит каникулларын алу өчен нинди документлар тапшырырга кирәклеген карадым. Физик зат керемнәре турында федераль башкарма хакимият органы тарафыннан расланган форма буенча белешмә. Бу бер банкта. Икенчесендә: керем кимүне раслаучы документлар. Өченче банкта: эш бирүчедән хезмәт өчен түләү шартларын яки режимын үзгәртү турында рәсми документлар. Кредит алган үзмәшгульнш яки йөк ташучы өчен бу берни белдерми. Тәкъдимнәр калсын, ә җәя эчендә  2НДФЛ, " Минем салым!" мобиль кушымтасыннан белешмә дип языйк һәм шулай алга таба да. Ул чакта кешеләргә аңлашыла, сораулар азрак булачак", - дип аңлатты ул.

Билгеләп үтик, бу атна башында онлайн-очрашуда Наил Мәһдиев банкларны эшмәкәрләр белән диалогка чыгарга чакырды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта банкларга финанс ярдәме сорап 437 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән: "Акибанкка – 27 кече һәм урта бизнес предприятиесе, Ак Барс банкка сигез кеше – кече бизнес вәкилләре, җиде эре һәм урта бизнес вәкилләре мөрәҗәгать иткән, процесс башланган инде. Газпромбанк, Атоградбанкка мөрәҗәгатьләр бар. Кредит килешүләре буенча шартларны йомшарту турында карарлар бар. 437 гаризаның 60ы хәл ителгән", - дип ассызыклады мэр.

Шәһәр башлыгы шәһәр бизнес-җәмәгатьчелегенә ТР һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан МСП өчен оештырылган барлык ярдәм программаларында катнашу мәсьәләләрендә активлык күрсәтүләрен тагын бер кат сорады.

Җомга, 10 апрель 2020, 16:58