Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 апрелендәге 242 номерлы карары нигезендә 10 апрельдән 17 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.

Быел режимның төп үзенчәлеге – дача участокларында коры үлән һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю. Ачык учакта азык әзерләү дә тыела.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Моннан тыш, әлеге карар белән һәр муниципаль районда профилактик төркемнәр төзү каралган, аларның бурычларына коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау, әлеге янгыннарны иртә стадиядә оператив рәвештә сүндерү мәсьәләләре керә. Шашлык әзерләргә яратучылар да күзәтчелек органнары игътибарыннан читтә калмаячак.

Җомга, 10 апрель 2020, 11:21