Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 2 апрелендәге Указы нигезендә, Татарстан территориясендә 30 апрельгә кадәр эшләми торган ял көннәре дәвам итә. Бу хакта бүген брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Ул республикада санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту буенча чикләү чаралары дәвам итә, дип белдерде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның расланган 25 очрагы бар. Шуларның 21 очрагы – читтән кертелгән, 4се-коронавирус инфекциясен йоктыручылар белән якын элемтәдә булганнар. Шул ук вакытта алты кеше инфекциянең симптомсыз йөртүчесе булган. 20 яшьтән 46 яшькә кадәр авыручылар бар. Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә 12 меңнән артык тикшерү уздырылган.

Җомга, 3 апрель 2020, 17:03