Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

Түләүләр элек булган датадан, алданрак башкарылачак, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Почтасы аша пенсия алучы гражданнарны пенсия алу адресы буенча өйләрендә булуларын сорыйлар.

Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФРның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, оператив мәгълүмат, шулай ук РПФ органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләрне белешмә телефоннары: 8 (8552) 30-42-42, 074 яки Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 2-79-27-27

Җомга, 3 апрель 2020, 16:53