Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чаллылыларга дистанцион хезмәт күрсәтү тәртибен хәбәр итә. Гражданнарны беренчел кабул итү (теркәү) гражданин тарафыннан туры килә торган эш эзләүдә дәүләт хезмәте күрсәтү турында электрон рәвештә гариза биргәндә башкарыла. Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында, «Хезмәт һәм мәшгульлек» (ЕСИА аша керү) битендә бирелә. Дәүләт хезмәтләре турында гаризаны рәсмиләштереп булмаса, гариза бланкын Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең электрон адресларына юлларга мөмкин: Liliya.Ibragimova.CZ@tatar.ru; Alfiya.Yahina@tatar.ru яки вацап номерына: 89510640950.

Гаризага түбәндәге документларны (электрон образлар) теркәргә кирәк: паспорт (1 бит, фотография, гаилә хәле, балалар булу-булмавы); хезмәт кенәгәсе (фамилиясе, исеме, атасының исеме-титул бите, соңгы 3-5 ел эчендә эшкә кабул итү һәм эштән азат ителү турындагы язмалар белән битләр, кабул итү һәм эштән китү турындагы язмалар белән соңгы бит); белем дәрәҗәсен раслаучы документ (диплом, таныклык); соңгы эш урыныннан уртача айлык хезмәт хакы турында белешмә. Озак вакыт эшләмәгән гражданнар(бер ел һәм аннан күбрәк) хезмәт хакы турында белешмә тапшырмыйлар. Шулай ук эшсезлек буенча пособие күчерү өчен шәхси счетыгызның банк реквизитларын ИНН, СНИЛ тапшырырга кирәк.

Исәпкә алу өчен гариза бланкы, соңгы өч айда уртача хезмәт хакы турында белешмә формасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында урнашкан :www.challytrud.ru (вкладка Документлар). Инвалидлыгы булган гражданнар инвалидны (ИПРА) (барлык битләрен) тернәкләндерү яки реабилитацияләүнең индивидуаль программасын өстәмә рәвештә тапшыралар.

Сораулар туганда чаллылылар мәшгульлек үзәгенең «кайнар линия» телефонына (52-47-10) көн саен, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Документлар алган вакытта мәшгульлек хезмәте белгече граждан белән яңадан теркәү һәм эшсез дип тану датасын хәбәр итү өчен шалтырата.

Дүшәмбе, 6 апрель 2020, 13:35