Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе шуны искәртә: үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәк. Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны 8 (8552) 30-42-42 яки 074 телефоннары аша, шулай ук Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге контакт-үзәгенең телефон номеры буенча 8 (843) 279-27-27 алырга мөмкин. Гариза бирү очрагында, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге каралган.

Мәсьәләне Пенсия фондына бармыйча гына хәл итеп булмый икән, кабул итүгә сайт аша яки 8 (8552) 30-42-42 телефон номеры буенча язылырга кирәк. Кабул итү катгый рәвештә алдан язылу буенча алып барыла. Моннан тыш, республикада ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 598-3-598 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк. Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына алына. Ә аларны китереп бирү бушлай.

Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2020, 16:21