Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2020 елның гыйнвар-март айлары өчен Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев рейтингның 7 нче урынына чыкты. Рейтинг объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары тора. Алар арасына Россия Федерациясенең барлык субъектлары башкалалары җитәкчеләре керә, биш эре финанс-икътисадый үзәге: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти. Рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.

Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2020, 08:13