Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять буенча мөрәҗәгать итте: "Тулаем алганда, хәл контрольдә тотыла. Шәһәр барлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән. Тормыш белән тәэмин итү объектлары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе штат режимында эшли. Барлык хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр күрсәтү көчәйтелгән режим буенча эшли", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Өзлексез цикллы предприятиеләр үз эшләрен дәвам итәләр: "Бу предприятиеләр эшләргә тиеш. Алар шәһәр, республика тормышын тәэмин итәләр. Бу азык-төлек куркынычсызлыгы да, барлык торак-коммуналь хезмәтләр дә: электр, су белән тәэмин итү. Кыскасы, безнең шәһәрдә барысы да штат режимында эшли. Шәһәрдә бернинди форс-мажор хәлләр дә, көтелмәгән хәлләр дә юк".

Бүген Яр Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында 13 кеше тора. "Аларның икесендә дә коронавирус инфекциясе диагнозы расланган. Алар чит ил сәяхәтләреннән кайттылар. 11-13 мартка кадәр Испаниядә булганнар. Үзләрен начар хис иткәч, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылдылар һәм кирәкле анализлар үткәргәннән соң, кызганычка каршы, диагноз расланды. Барлык элемтәләре буенча да эшләнгән, чаралар күрелгән. Билгеле бер чор узды. Күзәтү астында булган барлык кешеләр өйләренә озатылды", - дип сөйләде ул.

Наил Мәһдиев «Жемчужина» шифаханәсе базасында обсерватор ачарга әзерлеген дә билгеләде. Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр башлыгы учреждение мөмкинлекләрен шәхсән үзе тикшерде.

"Жемчужина" шифаханәсе безгә кирәк булмас дип өметләнәбез. Моның өчен безнең рекомендацияне үтәргә кирәк. Иң мөһим кагыйдә - йөдә булырга, үз-үзеңне изоляцияләү чарасын үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта бу иң мөһиме. Болар җәза чаралары түгел. Бу – үз сәламәтлегеңне саклап калу, якыннарыңның һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен кирәкле чаралар", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Яр Чаллы шәһәрендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарын санитар-эпидемиологик режимны көчәйтү өлешендә үтәү йөзеннән берничә карар кабул ителде.

"Кызганычка каршы, республика һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган чаралар бик кирәк. Без чит илдә булган барлык гражданнар да ике атна дәвамында үз-үзеңне изоляцияләү режимы буенча барлык таләпләрне үтәми дип күрәбез. 900дән артык кешенең 20се тикшерү вакытында өйдә булмаган. Алар асылда үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмиләр. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин, минемчә, сез барысын да яхшы аңлыйсыздыр, нәтиҗә бик уңай булмаячак", – диде мэр һәм иртәгәдән контроль көчәйтеләчәк, дип өстәде.

Чәршәмбе, 1 апрель 2020, 17:12