Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев КАМАЗда эпидемиягә каршы костюмнар һәм битлекләр җитештерү белән танышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, заводта коронавирус инфекциясеннән саклагыч кием тегү буенча җитештерүне җайга салганнар.

Тегү цехлары һәр заводта ачык, анда 50гә якын кеше эшли. Хезмәткәрләр көче белән 9 апрельгә 5 000 костюм тегү планлаштырыла.

Җитештерүне караганнан соң шәһәр башлыгы махсус костюмнарны шәһәр дәвалау учреждениеләрендә дә кулланырга кирәклеген билгеләде.

Моннан тыш, Яр Чаллы мәктәпләрендә битлекләрне тектерү эше дә дәвам итә. Тегелгән битлекләр волонтерларга, полиция хезмәткәрләренә, белем бирү оешмалары, Росгвардия, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә таратыла.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, аннан алда Наил Мәһдиев Чаллыда мөмкин булган обсерватор территориясендә булды.

Чәршәмбе, 1 апрель 2020, 13:49