Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.03.2020 елгы 270 номерлы карары нигезендә, социаль пенсияләрне дә кертеп, 2020 елның 1 апреленнән 6,1% ка индексацияләнәчәк. Яр Чаллыда арту 9 209 пенсионерга кагылачак, шул исәптән 8 887 социаль пенсия алучылар. Социаль пенсияләрне индексацияләү белән бер үк вакытта хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артачак. Әйтик, инвалид балалар һәм балачактан беренче төркем инвалидларның пенсия күләме артканнан соң 13 454,64 сум тәшкил итәчәк. Индексация нәтиҗәсендә I төркем инвалидларының социаль пенсиясе 11 212,36 сум тәшкил итәчәк. Искәртеп узабыз, закон нигезендә, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр елга бер тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумын арттыру дәрәҗәсенә күтәрелә.

Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2020, 13:31