Мы в социальных сетях

1 апрельдә 11: 00 сәгатьтә бизнес өчен "Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?" онлайн-конференциясе уза. Проект эшмәкәрләрне агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора. «Wildberries» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук, «Акульчев» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Сергей Акульчев, шулай ук кунакчыллык, хокукый һәм финанс мәсьәләләре өлкәсендәге экспертлар кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле ысуллар белән уртаклашачак. Теркәлү өчен сылтама буенча кереп була.

Чәршәмбе, 1 апрель 2020, 10:34