Мы в социальных сетях

Иртәгә 7:00 сәгатьтән Яр Чаллы шәһәренә транспортта керү һәм аннан чыгу чикләнә. Шәһәр буенча бары тик хезмәте белән бәйле булганнар гына йөри ала. Тиздән предприятиеләр исемлеге тәкъдим ителәчәк. Эшләячәк предприятиеләр хезмәткәрләргә, кадрлар бүлекләре телефоннарын күрсәтеп, аларның эш вакыты күрсәтелгән белешмәләр әзерләргә тиеш. Бу вакытлы пропусклар булачак, соңрак алар республика тәкъдим иткән форма буенча алмаштырылачак. Корпоратив пропусклар шулай ук хезмәткәрнең үзе белән булырга тиеш. Азык-төлек алу өчен бары тик үз комплексы чикләрендә генә йөрергә мөмкин булачак. Һәркемнең үзе белән шәхесне раслаучы документы булырга тиеш.

Сишәмбе, 31 март 2020, 19:43