Мы в социальных сетях

Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб утырышында Яр Чаллыда куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров сөйләде. "Гражданнар тарафыннан карантин чараларны үтәүне кисәтү максатыннан, бүгенге көннән шәһәр урамнарында полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре арасыннан өстәмә җәяүлеләр патрульләре куелачак. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән билгеләнгән төп нигезләрдән башка үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучы затларга РФнең административ хокук бозулар турындагы 6.3 маддәсендә каралган административ йогынты чаралары кулланылачак",— дип белдерде ул.

"Кая юнәлүләре, нинди документлар нигезендә хәрәкәт итүләре, шәһәр буенча һәм шәһәр читендә йөрү ихтыяҗы нәрсәдән чыгуы белән кызыксынабыз. Бу чорда әлегә аңлату эшләре алып барачакбыз. РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү рәвешендә яңа документ пәйда булачак. Безнең һәм хокук саклау органнары тарафыннан үткәрелгән аңлату һәм агитация эшләреннән соң, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен административ хокук бозулар кодексының гамәлләрен куллана башларбыз дип уйлыйм. Без алга таба бу тәртипсезлекләргә күз йоммаячакбыз, үз-үзеңне изоляцияләү режимында булырга тиешлеләрнең 25% ы кайдадыр йөри", - дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 1 апрельдән һәм аерым боерыкка кадәр шулай ук муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу тыелган. Йөкләрне республикадан җибәрүгә, шулай ук йөкләрне аннан читкә ташуга бәйле йөкләр җибәрүче оешма тарафыннан билгеләнгән форма буенча бирелгән белешмә булганда гына гамәлгә ашырыла.

"Беренче этапта машина йөртүчеләргә республикада яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү режимы барлыкка килүе турында хәбәр итәчәкләр һәм торак пунктлар арасында, шулай ук шәһәр буенча йөрмәскә киңәш итәчәкләр", - дип өстәде Надир Закиров. Постлар түбәндәге участокларда урнашачак: Чаллы – Казан, Чаллы-Түбән Кама, Чаллы – Сарман, Чаллы – Минзәлә, Чаллы – Шилнә, Чаллы – Боровецкий дачалары, Чаллы – Суык Су, Чаллы – Әҗмәкәй торак пункты. Моннан тыш, эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы полиция тарафыннан коронавирус инфекциясе таралу турында ялган мәгълүмат булган материалларны ачыклау буенча массакүләм мәгълүмат чараларына, социаль челтәрләргә көн саен мониторинг үткәрелә, дип сөйләде. Коронавирус турында ялган мәгълүмат тараткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Республикада ике факт бар инде – Түбән Кама һәм Бөгелмәдә. Суд тарафыннан гаеплеләргә карата 30 мең сум күләмендә штраф салынган.

Сишәмбе, 31 март 2020, 18:58