Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда битлекләр тектерү буенча эш дәвам итә. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. «Бездә битлек тегүче укытучылар төркеме бар. Бүгенге көндә барлыгы 12 015 битлек әзерләнгән, шулардан тулысынча Башкарма комитет хезмәткәрләре тәэмин ителгән. Планнарыбыз 75 мең кешене тәэмин итү», – дип билгеләде Рамил Хәлимов.

Тегелгән битлекләрне волонтерларга, полиция хезмәткәрләренә, мәгариф оешмалары, Росгвардия, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә тараталар. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев мәктәпләрдә битлекләрне тектерү эшен дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте. "Укытучы теләми икән – текмәсен. Ярты миллионлы шәһәрдә бу авыр вакытта үзләренә һәм һөнәри бурычларын үтәгән кешеләргә ярдәм итә ала торган кешеләр табылачак. Без бу кешеләрне матди яктан билгеләп үтәчәкбез", - диде Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 31 март 2020, 18:14