Мы в социальных сетях

Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен 1 апрельдән җәмәгать транспорты эше тәртибе үзгәрәчәк. Шулай итеп, муниципальара һәм төбәкара автобусларда пассажирлар йөртү туктатыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Шәһәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшли. Такси хезмәтләре штат режимында эшләячәк. 1 апрельдән шулай ук республика территориясе буенча барлык юнәлешләрдә шәһәр яны электричкалары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә, нигездә, иртәнге һәм кичке рейслар сакланачак. 

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, телефоны: (843) 291-91-91, шул исәптән транспорт эше турында мәгълүмат бирәчәк.

Сишәмбе, 31 март 2020, 15:58