Мы в социальных сетях

28 марттан Россия төбәкләрендә коронавирус ситуациясе нәтиҗәсендә чикләү чаралары кертелә. «Россия пенсионерлары берлеге»нең Чаллы бүлекчәсе 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны, шулай ук хроник авырулар булган гражданнарны коронавирус белән зарарлану куркынычын киметү өчен максималь саклык чараларын, өй карантинын үтәргә чакыра. Күрсәтелгән затларга контактларны чикләргә, мөмкин булган кадәр өйдән чыкмаска, җәмәгать транспортыннан файдалануны, кибет, поликлиникаларга һәм башка җәмәгать урыннарына баруны чикләргә киңәш ителә.

Өй карантиннын үтәгәндә, кешеләрне коронавирус белән куркытып алдый башлаган мошенниклар пәйда булуын исәпкә алырга кирәк - берәүләрдә медицина битлекләре өчен шактый акча алалар һәм соңыннан аларны китермиләр, икенчеләренә могҗизалы дарулар вәгъдә итәләр. Алдакчыларның хәйләләренә эләкмәгез.

«Россия пенсионерлары берлеге» Чаллы бүлекчәсе Чаллы шәһәрендә вакытлыча карар кабул итте, аерым күрсәтмәгә кадәр, «Өченче буын университеты» факультетларының, мәнфәгатьләр буенча мини-клубларның белем бирү эшчәнлеген туктатырга.

Шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерлар өчен «финанс грамоталылыгы» программасы буенча «интернетта товарлар һәм хезмәтләр өчен куркынычсыз түләү», «банк карталары белән эшләү» һ.б. юнәлеш буенча дистанцион укыту кертелә.

 "Финанс грамоталылыгы" курсы тыңлаучыларына карата таләпләр

Тыңлаучыларның яше: 63 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 58 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар; электрон почтадан куллана белү, шул исәптән килгән хатны укуы турында раслау җибәрү. Контактта теркәлү; өйдә компьютер яки ноутбукка, наушникларга (вебинар өчен) ия булырга тиешләр; яхшы тизлеге булган интернет ( вебинар өчен). 

Белешмәләр өчен телефон: 8-906-123-40-80

Сишәмбе, 31 март 2020, 16:01