Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытын уңайлы итү өчен файдалы сервисларны үз эченә алган Yardam.ru порталы эшли башлады. Сайтта 140тан артык хезмәт тупланган. Шулар арасында әзер ризык китерү, азык-төлек продуктлары һәм дарулар, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү өчен сервислар, бизнес һәм онлайн-элемтә белән дәүләт, медицина хезмәтләре, төп яңалыклар һәм файдалы материаллар. 

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытын уңайлы итү өчен теләгән һәркем Yardam.ru порталына кушыла ала. Моның өчен сайтта кулланучыларга яңа сервислар һәм идеяләр тәкъдим итү мөмкинлеге каралган. Татарстан халкы үз тәкъдимнәрен yardam@tatar.ru почтасына җибәрә ал.


Сишәмбе, 31 март 2020, 15:00