Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр хезмәт хакын саклап калып, ял көннәре билгеләнгән. Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен ял атнасы шартларын аңлата. Шулай итеп, календарь айда (2020 елның март, апрель) ял көннәре булу хезмәткәрләргә хезмәт хакын киметүгә нигез булып тормый. Әгәр хезмәткәр отпускада булса, 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр ял көннәре, аның отпускасы исемлегенә кертелми һәм ул көннәр озайтылмый. Эш көне булмаган көн ял яки эшләми торган бәйрәм көне дип саналмый, шуңа күрә хезмәт хакы гадәти күләмдә түләнә. Вахта ысулы белән эшләүче хезмәткәрләрнең эшен туктату белән бәйле мәсьәләләр хезмәт мөнәсәбәтләре яклары килешүе буенча хәл ителә.

Хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче органнар хезмәткәрләре Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор тарафыннан чыгарылган яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча методик рекомендацияләргә таянып эш итәргә тиеш. Моннан тыш, эш бирүче белән килешү буенча, хезмәт вазыйфалары һәм оештыру-техник шартлар мөмкинлек бирсә, алар читтән торып (дистанцион) эшли алалар.

Федераль дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерү һәм чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар җитәкчеләре, әлеге органнарның (оешмаларның) эшләвен тәэмин итәчәк хезмәткәрләр, шулай ук ял көненә җибәрелүче хезмәткәрләр санын мөстәкыйль билгели. Күрсәтелгән карарлар тиешле орган боерыгы (күрсәтмәсе), оешманың локаль норматив акты белән рәсмиләштерелә.

2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эш көннәре режимына кагыла торган оешма җитәкчеләре үзләренә тапшырылган объектларда терроризмнан саклау, сәнәгать, транспорт куркынычсызлыгы, шулай ук башка мәҗбүри таләпләр, нормалар һәм кагыйдәләрне үтәүне тәэмин итәргә бурычлы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшәеш белән тәэмин итүче барлык структуралар: даруханәләр, кибетләр, банк һәм финанс исәп-хисапларын, транспортны тәэмин итүче учреждениеләр, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары үз эшләрен дәвам итәчәк. Ял көннәре каралмаган хезмәткәрләр исемлеге биредә күрсәтелгән.

Хезмәткәрләргә һәм эш бирүчеләргә Президент Указы нигезендә игълан ителгән эш көне булмаган көннәр турында рекомендацияләр белән монда танышырга була.

Сишәмбе, 31 март 2020, 14:12